СӘДАКА ДОГАСЫ (сәдака алгач укыла):

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әллаһүммә хфәз сәхибә һәзиһис садакати гәнли әфәти вәл вәлиәти вәгъфир зунувәхү вә әккид,имәнәһү вә аксыйр әмвәләһү вә вәффикһу гәлә хәйри мәкасыйдиһ.

Мәгънәсе:

«Йә,Раббым! Ошбу сәдака биргән бәндәләргә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде, аларның савабын барлык көтеп ятучы әрвахларның рухларына ирештереп, аларны шатландырсаң иде!

Бу сәдака бирүче бәндәләрне бәлаләрдән, казалардан, афәтләрдән, авырулардан сакласаң иде, гөнаһларын гафу итеп, иманнарын куәтләндереп, малларын арттырсаң иде, хәерле максатларына һәм изге теләкләренә ирешергә насыйп итсәң иде!»

                                                                 ИСЛАМДА ЖИРЛӘҮ ЙОЛАЛАРЫ
1. Үлем түшәгендәге кеше янында үзеңне ничек тотарга, шулай ук аның үз-үзен тотышы турында Р.Мәүди яхшы итеп тасвирлаган. Иң мөһиме авыруны игътибар белән тыңларга, аның һәр сүзен тотарга, «алай дип әйтмә, син әле тереләсең, озак яшәрсең, без әле синең 100 яшеңне үткәрербез...» - дигән сүз түгел, ә аның белән сөйләшергә кирәк.
Әгәр авыру якыннарына үгет-нәсихәт бирә икән, «син әйткәнчә, барысын да эшләячәкмен», - диюең яхшырак, аның күңеле була, тынычлана.
Каберем өстенә чәчкә куегыз,
Агач утыртып, кош кундырыгыз.
Яфраклар ярса, кошлар сайраса,
Рухым шатланыр догалар барса.
Киләчәктә дә әйткән васыятьләрен мотлак үтәргә кирәк. Үлүче үзенең хәлен белә, аны юатырга, алдарга тырышырга кирәкми, ягъни ,кыйммәтле вакытны бушка сарыф итү урынына, мөһим нәрсә турында сөйләшергә кирәк. Оялып тормагыз, сорауларыгызны бирегез, дөнья әйберләрен кемнәргә бирергә, «Ясин» укырга кемгә әйтергә, нәрсә ашыйсың килә? һ.б.
Ашатуга килгәндә:кайберәүләр хәл керсен дип, көчләп яратмаган ризыгын ашата, икенчеләр сораганын бирми аптырата. Аныңча эшләргә кирәк. Бер кеше үләр алдыннан торып утырды да:"Кая, бер сигарет тартып алыйм әле, Кутузов та шулай иткән",-дип шаяртып, көлеп сөйләде. Хатыны бирми,янәсе, сиңа ярамый, бит дип каршылаша.Мин, артында торып ымлагач кына бирде.Шуннан соң ятты да, хатынына исеме белән әйтә: "К-ә, шул кыздырган бәрәңгеңне тәки ашата алмадың инде"-дип көрсенеп куйды. Мин тавык шурпасы алып килим әле, дип йөгереп кайтып та җиттем, шалтыраттылар ,вафат булганын...Әллә аңсызбыз, әллә каушап төшәбез. Бахырга әҗәл алдында да ирек бирмибез.
Әгәр табиб үлем алдыннан аңа укол (наркотик) ясарга җыена икән, ә авыру баш тартса, димәк, ул йокыга китәргә теләми, тагын нидер әйтергә һәм соңгы тапкыр үз якыннарын күрергә тели, шуңа күрә табибны туктатырга кирәк.
Яндыра тәнне әҗәл чирләре,
Бигрәк тә авыр улем хәлләре.
Газиз җанкаем ташлар җисемен,
Якты дөньяда калыр исемем.
Бигрәк пошынам гомерем юкка,
Куеп китәрләр мәңгелек «йортка»
Ялгыз калырмын, исән булыгыз,
Искә алганда дога кылыгыз.

Әгәр авыру ,хәтта аңын югалтҡан булса да,(комада булса) сез барыбер аның белән сөйләшегез, дога кылыгыз, алар барысын да ишетә, җавап кына бирә алмый, ди фән. Америка галимнәре тикшерүенчә, кешенең жаны улгәч тә өч көн буе көчле приборларға җавап бирә, пульсы сизә, дип тапканнар.

2. Шунда ук мәрхүмнең якыннарын, дусларын, туганнарын чакырырга кирәк. Аны берүзен калдырырга ярамый (үзеңнең утырырга вакытың юк, чөнки җирләү өчен документлар артыннан йөгерергә туры килә). Мәрхүм булган йортта үз-үзеңне тыныч тотарга, ярты тавыш белән сөйләшергә кирәк. Чит темага сөйләшүләр булырга тиеш түгел, көләргә һәм кычкырып еларга ярамый.
Тәннәрем зәгыйфь, каты юмагыз,
Йорттан чыкканда ашыктырмагыз.
Ерак жирләрдән озата килгәннәр;
— Күреп калаек, кайтмас,—диярләр.

Җеназага әзерлек инде үлем алдыннан ук башлана: йола буенча, авыру кеше Шәһадәт кәлимәсен («Лә иләһә илллаһ») әйтергә тиеш. Кемдер бу хакта искәртсен, (үзе дә бу сүзне сиздермичә кабатларга тиеш), шулай ук 36нчы сүрәне укырга (Ясин). Өйдә берәү дә укый белми икән, читтән чакыртырга кирәк.
Как жиргә куеп, женаза укырлар,
Куз яшен түгәр угланнар, кызлар.
Үлгән кешенең хәбәре килми,
Яхшы-яманны беркем дә белми.
Яшь вакытларда гамәл кылмадым,
Юлдашым булсын нурлы иманым.

Әгәр кеше үз үлеме белән вафат булса , (криминал булмаса )мәетне ярдыртмас өчен көрәшергә кирәк. Үлгәннән соң яру – гөнаһ, кирәкмәгән, тыелган эш, аны ярдыртмаска кирәк. Хәдис бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер”, – дигән. Үлгән кешене дә ихтирам итәргә кирәк. Кешенең тәне безнең өчен изге, аның үз хаклары бар. Әнкәем дә безгә һәрвакыт шул турыда әйтте-“ярдырмагыз, тәнемә пычаҡ тигездермәгез!”-дип.
Тәннәрем зәгыйфь, каты юмагыз,
Йорттан чыкканда ашыктырмагыз!

3. Шуннан соң чәбәләнми генә, сабырлык белән бу эшне оештыруны башлыйсың. Бу хәлне кирәкле чынбарлык буларак кабул итәргә кирәк. Барысын да ашыкмый гына, үз динеңнең йолаларына туры китереп эшләргә кирәк. Туганнар арасында, җирләү белән җитәкчелек итү өчен, аек акыллы кешене сайлыйлар. Хуҗаларга процесста катнашучылар белән ихтирам һәм игътибар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк,чөнки алар, вакытын кызганмыйча, якын кешесе, дус, хезмәттәшләре белән хушлашырга килгән. Бу мәрхүмнең «соңгы туе», шулай ук якын кешеләре тормышында мөһим момент. Шуңа күрә соңыннан үкенмәс өчен, барысын да җиренә җиткереп эшләү ягында булыгыз. Нәрсәне булса да дөрес башкармасаң, соңыннан боларның барысы да төшкә кереп, үкенергә туры килә... Димәк, мәрхүмнең жаны безнең белән янәшә - барысын да күрә. Мөселман галимнәре әйтүенчә (версиясе ), мәрхүмнең җаны 30 көнгә кадәр ( кайберәүләр 40 көнгә кадәр ди) үз өендә тора, ул барысын да күрә, ишетә, шуңа күрә анда кемдер көн саен намаз укырга , дога кылырга, үзен тәрипле итеп тотарга тиеш. Шуннан соң ел дәвамында җан зиратта тора, һәм һәрвакыт кемнеңдер дога укырга килүен көтә. Аннары җанын “Барзах”ка , бөтен җаннар җыелган урынга алалар. (Әбү Хурайрдән тапшырылган Пәйгамбәребезнең (с.г. в.) дөрес хадисенә нигезләнгән имам Баркавинең «Иказ ән-наэмин» китабынан) .

4. Мәрхүмнең күзләрен йомдыралар, ияген (авызы ачылмасын өчен) бәйлиләр, кулларын һәм аякларын турылап салалар, хатын-кызларга чәчләрен ике якка бүлеп күкрәгенә куялар, пычрак киемнәрен алыштырырга кирәк. Башны Кыйблага салырга диелгән, шуңа күрә күпләр аңламый башны көньякка салалар. Ә мәрхүмнең башын көньякка түгел, ә төньякка салып, йөзен Кыйблага (Кәгъбә, көньяк) каратырга кирәк. Әгәр авыру хастаханәдә үлә һәм ул моргта була икән, анда мөселман кешесен юу һәм кәфенгә (саван) киендерү йолалары мөселманча үтәлми. Анда мәрхүмне шланг белән юалар, аннары ак материал белән ураталар, дип ишеттем. Шуңа күрә боларның барысын да мәчеттән «бригада» чакырып, өйдә эшләүләре яхшырак, чөнки мәрхүмне юу буенча мулла һәм «белгечләр» җирләүнең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Мәрхүмне ,элеккеләр әйтүенчә, жирләү алдыннан үз өендә бер көн кундыруны яхшы дип саныйлар (хәзер өенә кертеп , хушлаштырмый озаталар).Өйдә ятканда, эче кабармасын дип,мәетнең өстенә авыр металлдан эшләнгән әйбер(кайчы) , йә кайрак салалар, табут астына таска кар яки марганцовка белән су куярга кирәк.
Көзгеләрне , пыялалы шкаф ишекләрен капларга кирәк.
Төнгә мәетне саклап утыру өчен, тәһлил әйтә , кәфен тегә белгән танышларны , теләге булган якын кешеләрне чакырырга кирәк. Төнлә утыручыларга зур гына хәер бирергә, элек күлмәклек бирәләр иде (ул бик кадерле, табып булмый торган кыйммәтле әйбер иде). Моны иртән үк эшләргә кирәк. Ә мәрхүмне юган кешеләргә садаканы соңыдан, мәетне юып, кәфенләп, мулла дога укыгач ,башкаларга хәер таратканда бирергә мөмкин. Юып, кәфенләп баш һәм аяк ягын бәйләп куйгач, кагыйдә буларак, мәрхүмнең йөзен күрсәтмиләр. Тик мулла, искәрмә тәртибендә, вакытында килеп өлгермәгән якыннарына рөхсәт итә ала.

Муллага ике төр садака – гур-садака һәм фидия-садака бирелә. Гур-садака мәрхүмнең Мөнкир һәм Нәнкир алдындагы хәлен җиңеләйтү өчен бирелә, чөнки кабердә катнашучылар 40 адымга кабердән китүгә, бу фәрештәләр аны терелтә һәм дингә карата сораулар бирә, җавап бирә алмаса - җәза бирәчәкләр. Гүр садакасының күләмен хуҗалар үз мөмкинлекләренә карап бирә.Мәчеттән килгән муллалар аны мәчеткә тапшыра. Фидия-садака, әгәр мәрхүм мөселман авырып уразасын калдырган булса, шул тотмаган көннәре өчен бирелә. Быел фидиянең күләме бер көнгә 150 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта аның күләме күпме торганын мулладан сорарга кирәк. Бу садаканы мулла мохтаҗларга ярдәм итү өчен мәчеткә тапшыра, ә 3, 7, 40 көненә бирелгән садаканы - ул үзе теләгәнчә куллана. Минем әнкәем дә исән чагында уҡ әйтеп ҡуйган иде: “Менә бу кәшимир шәлне гүр садакасы итеп, ә яңа мамык шәлемне фидия садакасы итеп бирерсең”- дип. Хакы белән хәзерге заман хәер күләменә туры килә.

Мөмкин булган очракта, хәергә акча жәлләмәгез. Мулла эшли, әмма мәчеттә хезмәт хакы алмый. Без мулланы тәэмин итәргә тиешбез, югыйсә, кешеләр авылы белән гөнаһалы булалар, диелгән. Аннары,һәр хезмәт түләнергә тиеш( хәерле булырга тиеш).

5. Мәрхүмне җирләр алдыннан җеназа –намаз укыу фарыз (фарыз кифая) гамәл. Бу гамәлне мөселман ир укый, әгәр якын тирәдә укый ала торган кеше булмаса, хатын –кызга да рөхсәт ителә.Әгәр җеназа укылмаса, кеше авылы белән гөнаһалы була.Шуңа күрә алдан ук мулла белән намаз уку турында килешергә кирәк (хәзер күп очракта бу йөкләмә үтәлми). Бу намаз, нигездә, ихатада укыла. Ул вакыт мәетне кабергә салгандагы тәртиптә урынлаштыралар, яки уң яккарак борып, битен Кыйблага караталар. Әгәр көн начар булса, җеназаны өйдә дә укыйлар.Кайбер муллалар зиратка керер алдынан башкаралар (зиратның үзендә намаз уку ярамый).
6. Намаз беткәч, теләгән кешегә сүз бирелә,ашханәгә чакыру игълан ителә.
Мулла, зиратта җирләгәннән соң да, догалар укый. Монда да хәер- садака өләшелә.
Бигрәк пошынам гомерем юкка,
Куеп китәрләр мәңгелек «йортка»

Ашханәдә булганда, җирләүдә катнашучыларның телефон номерларын җыеп алу кирәк нәрсә, бигерәк тә кем төн утырган, кемнәр юган, актив катнашкан, чөнки аларны 40 на , еллына да чакырырга кирәк.
7. Мәрхүмне озатканнан соң, җыештыру өчен өйдә берничә хатын-кыз кала (кемгә дә булса алдан әйтеп куелырга тиеш). Шкафларны, диварларны, фатирдагы тәрәзәләрне дымлы чүпрәк белән сөртәләр, идәннәрне яхшылап юалар. Әби-бабайларның зиратка бара алмыйча, йортта калганнары дога, зикр укый ала, гомумән, нәрсә белә-шуны укый. Бу вакытта алар өчен һәм җеназадан әйләнеп кайткан муллалар өчен күршеләрендә(яки туганнарында) төшке аш әзерлиләр. Әгәр дә алар риза булмасалар, мәрхүмнең торагында, аны җыештырганнан соң, табын әзерлиләр (кайбер муллалар мәрхүм булган торакта ашамый). Биредә мулла Коръән сүрәләрен укый һәм 3 ,7 көнгә дога кыла. Хәер тараталар. Ашханәдә ,якын кешесе,мәрхүмне искә алып , чыгыш ясый һәм әйтергә теләүчеләргә сүз бирә ала. Күпләр хәерне ашханәдә дә тарата.

8. Исламда веноклар, тере чәчәкләр- акча сарыф итү чарасы булып санала, чөнки мәрхүмгә бу кирәкми. Әмма безнең илдә шундый гадәт бар. Без күпмилләтле илдә яшибез. Эштән дә, җитәкче оештыруы буенча, веноклар алалар. Әгәр алар үзләре, хөрмәт йөзеннән, чәчкәләр китергәннәр икән,ничек аларны алмый ыргытасың инде? Ул бит кимсетү була. Бу хакта мулла белән алдан килешергә кирәк. Ә кай-бер муллалар, хәтта мәрхүм янында да, әрләшәләр, алай ярамый,болай ярамый, янәсе. Шунысы- каберне чүпләмәс өчен, аларны вакытында зираттан җыеп алырга кирәк.
9. Тагын да, кайбер муллалар өч уч туфракны кабер өстенә ташлау — бу христианнардан күчкән, диләр. Ялган. Бу хакта хәдис бар. Пәйгамбәребез (с.г. в.) туфракны өч тапкыр ташлаган һәм һәр очракта махсус дога укыган.
Кояш кыздырыр, үләннәр көяр,
Сулыган тәнгә тик туфрак тияр.

10. Бер ,белеме җитешмәгән мулла, хатын-кызларга зиратка барырга ярамый, дип кычкырды, чөнки алар тәһарәтсез (юу ритуалы). Тәһарәтсез намаз укымыйлар һәм тәүф кылмыйлар, хәтта мәчеткә керергә ярый (сәҗдә кылган урыннан башка). Тыю-ул хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, аларның эмоциональлеге һәм тискәре энергиянең репродуктив органнары тарафыннан кабул ителүеннән саклау. Бала табу яшен узган хатын-кызлар өчен монда бер начар нәрсә юк. Бу хакта алдан ук мулла белән килешергә кирәк.

11. Мәрхүмнең үлгәнендә булган кием-салымын кабергә салырга ярамый, кайберәүләр шулай эшлиләр, ә яндырырга яки җиргә күмәргә кирәк, шунда ук зират артында да була.

12. Күпләр Коръән уку белән 41 тапкыр укырга тиешле булган «Ясин» сүрәсе арасындагы аерманы аңламыйлар. Җеназа вакытында якыннарының һәм танышларының берәрсе (ир-ат яки хатын-кыз) аларны укырга теләк белдерә ала. Әгәр юк икән, Коръәнне укый белүче студентларга "заказ бирергә" туры киләчәк. Тулы Коръән өчен яхшы садака бирергә кирәк. Коръән озак укыла (уртача норма-бер бит 4-5 минут, 570 б.), шуңа күрә, мөмкинлеге булганнар, садакны кызганмагыз(икенче абзацта телгә алынган кыз Ҡоръән чыккан өчен 5000 сум биргән). Ә «Ясин» сүрәсен бер тапҡыр уку өчен якынча 1 сәгать китә(тәһарәт һәм багышлау бергә) . Шундый вазифаны үз өстенә алган кеше 40 “Ясин” укый, 41нчесен мулла Коръән мәҗлесендә укый һәм мәрхүмгә багышлый. Бу сүрәне укыган өчен кайбер муллалар такса да куйганнар, чөнки күпләр моның нинди хезмәт икәнен белмиләр. Әлбәттә, боларның барысын да якыннары башкарса, яхшы булыр иде.Кайберләре ислам уку йортлары студентлары хезмәтеннән файдалана. Минемчә, бу иң яхшы вариант. Авыру үзе өчен тулы Коръән һәм 41 тапкыр «Ясин» сүрәсен укыган булуы мөмкин. Бу хакта үзеннән белешергә тырышыгыз, ул чакта бу мәсьәләне ябык дип санарга була. Ни өчен мин моны ачыклыйм, чөнки бер туганымның гаиләсенең дин буенча бер генә дә белеме юк икәнен күрдем. Киявем миннән, җирләгәндә 41 «Ясин» турында сорады. Бу гамәлне мин үз өстемә алдым. 17 тапкыр укыгач, ул миңа “таныш муллага «заказ бирдем», дигән хәбәр белән шалтырата. «Мин бит үтәргә вәгъдә бирдем бит, шул ук вакытта бушлай?», дим."Миңа мәчеттә ир-атлар укырга тиеш диделәр",ди бу. 40 көнгә җыелгач, бу мулланың 41 тапкыр укырга вәгъдә иткәнен хәтерләмәве ачыкланды. Ә «түләү» турында ул гүр садака дип уйлаган. Менә нәрсәгә китерә мәгълүматсезлек. Илшат хәзрәткә (белемле мулла) бу мәсьәлә буенча тагын бер кат мөрәҗәгать иттем. Беренчедән, ул таксага каршы, икенчедән, тулы Коръән һәм 41 «Ясин» не хатын-кызлар да укый ала, диде.
Сүз уңаенда, 40 көн исәпләү турында бәхәсләр чыгып тора, ничек дөрес дип санарга-үлгән яки җирләнгән көннән соңмы? Күпме хәтерлим , бездә үлемнән соң саныйлар.Кай-бер мәетне моргта-5-20 көн тоталар ( тикшеренү булса). Димәк, шул ара кеше исәннәр исәбендә булырга тиеш булып чыгамы?

13. Шулай ук, мәрхүмне өйдән аяклары белән алып чыгуны , ә алып барганда башы алда булырга тиешлеген белү дә кирәк була.

14. Зиратта инде мәрхүмнәргә якыннарының догаларыннан башка бернәрсә дә кирәкми. Алар дога көтәләр, бигрәк тә балаларыннан. Каберләргә еш йөрергә, анда догалар укырга, шулай ук мәчеткә яки мохтаҗларга садака бирергә кирәк.

15. Хәер- садакага сөлгеләр сатып алырга һәм таратырга киңәш итмим, вакыты үтте, өстәвенә, алар кыйммәт. Акча, сабын, яулык, китаплар һәм мөселман брошюралары өләшү яхшырак (бер хәзрәт шундай фикердә).

16. Исламда искә алу көннәре ,үлемнең бер еллыгына, шулай ук үлгәннән соң өченче, җиденче, кырыгынчы көннәргә туры килә. Хәзер кайберәүләр 51-52 көнен дә искә ала, янәсе, бу көнне ит сөякләрдән аерыла башлый. Бу яңалык начар түгел, ә күбрәк гамәлләр кылу өчен бер сәбәп булып тора.
Барачакбыз бер чак салкын гургә,
Кайта алмаслык караңгы җиргә.
Булмый ул гүрдән чыгып китәргә,
Тәкъдирем шулай, ничек итәргә?.

17. Мин китергән күп нәрсәләр Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре белән күздә тотылмый. Аларны барыбер, мәрхүм –якын кешеңне, хөрмәтләү күзлегеннән, үтәргә кирәк. Хәзер кайбер яшь "галимнәр" барысын да гадиләштерергә, аларны булдырмаска тырыша. Мәеткә барыбер- ул, үлде- бетте, берни кирәкми , таза булса ярый –диләр. Шуңа күрә душ белән юалар да, ак кәфенлектән әхирәт күлмәкләре текми, урайлар ҙа куялар. Жиңел бит. Бөтен халыҡларның да үз гореф- гадәтләре бар. Шуларны үтәү мотлак кирәк. Аста китерелгән гәрәпләрнең дә мәетне тәһәрәтләндерү ысулы безнең яктагы кебек башкарыла.
Зәйтүнә Кусяпова (Ильясова), июль 2017 ел.

PS. Авыруның хәлен белергә килгән кешегә дә үзен ничек тотарга икәненең кагыйдәләре бар:
Авыру кешенен хәлен белергэ килгәндэ чиста кием кияргэ; 2 көнгә бер булса да хәлен белергә керергә яки сорашып торырга,тормышның рәхәтлеклэре, яки үзеңнең авыруларыңны озак тасвирлап җәелеп китеп сөйләшмәскә; хәл белергә кергән кеше авыруның гәүдә турысына икенче урындыкка утырырга кирәк;авыруның уңына,сулына карамаска,йөзенә текәлеп тормаска.1 кеше генә керсә кулыннан тоту, маңгаена кулны куеп тору дөрес.

       Каберне ничек дөрес казырга?

Кабернең тирәнлеге бер кеше озынлыгында яки кимендә басып торган кешенең күкрәк тирәсенә кадәр булырга тиеш, дип яза islam-today.ru.

Каберне ничек дөрес казырга?

 

Җир каты булса, ләхет кыйбла ягында ләхет ясала. Әгәр дә җир йомшак икән, ләхет стенасы ишелергә мөмкин, шуңа да аны кабер төбендә ясап, мәетне шунда салалар.

                           Кабер өстенә, чүп үләннәр үсмәсен, чиста-матур торсын дип, мәрмәр плитәләр түшәп                                                                куючылар да бар, бу рөхсәт ителәме?

                          Шушы һәм башка сорауларга Равил хәзрәт БИКБАЕВ җавап бирә.

 Вафат булган якыннарыбызның каберләрен чистартып, тәртиптә тоту без – исәннәрнең изге бурычы. Кемдер мәетнең рухы шат булсын дип, аллы-гөлле чәчәкләр утырта, җир куенына иңдергән сабыйларының кабер өстенә уенчыклар куеп китүчеләр дә бар, шунда ук үлгән кешенең рәсемен уеп ясаткан зур затлы ташлар да очраштыргалый. Ә кемдер хәтта чардуган утыртып куюны да кирәксенми. Таш куя да шуның белән шул. Бер караганда, зират карап-хозурланып йөри торган урын да түгел кебек, икенче караганда, мәетләргә карата бу безнең игътибар, ихтирам да билгесе кебек. Бүгенге сәхифәбездә без Әмәт бистәсе мәчете имам-хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән зират тәртипләре турында сөйләштек.

– Хәзрәт, соңгы вакытта чардуган кую-куймау мәсьәләсе турында шактый сүз ишетергә туры килә. Әлегә кадәр куеп килделәр, беркемдә бернинди сорау тумады, ә хәзер аны нишләптер кирәксенми башладылар.

– Зират коймалап алынган икән, аерым чардуган кирәк тә түгел. Аны элек каберләр өстенә ерткыч хайваннар, мал-туар кереп, таптап йөрмәсен өчен һәм кешеләр дә каберне күрмичә, ялгыш таптамасыннар өчен куйганнар, анда да агачтан гына ясаганнар. Хәзер зиратлар тимер коймалар белән әйләндереп алына, чардуган куюның кирәге дә калмый. Кайвакыт чардуганнар бер-беренә бик якын тору сәбәпле, алар арасыннан йөреп тә булмый. Кабергә якын килеп, дога да кыла алмый аптырыйсың. Яңа мөселман зиратында чардуганнар куйдырмыйлар, билге итеп таш кына куярга рөхсәт бирелә һәм бу дөрес тә. Аннары диндә исраф кылу да хупланмый, чардуган ясату өчен акчасы да, материалы да кирәк. Әгәр дә бер гаилә яки нәсел бер урында җирләнәсе килә икән, ул очракта шул урынны койма белән бүлеп куярга ярый.

– Ир яки хатын алдан вафат булып, аның яныннан урын алып куйсаң, һәр көнне ике рәкәгать намаз укырга тиешсең икән…

– Диндә андый нәрсә юк.

– Кабер өстенә, чүп үләннәр үсмәсен, чиста-матур торсын дип, мәрмәр плитәләр түшәп куючылар да бар, бу рөхсәт ителәме?

– Дөрес әйбер түгел ул. Кабер өстендә үскән һәр үсемлек мәет өчен дога кылып тора. Мәетне күмгәндә балчыгын ничек күтәреп-өеп куйдың, шулай торсын. Ә үсемлекләрдән арынырга ашыкмагыз, алар мәет өчен файда гына китерә, ягъни зекер әйтеп торалар. Шуңа да галимнәр кабер өстен йә яз яки көз көне генә чистартырга куша. Җәй көне аларга тимәү хәерлерәк.

– Кабер өстенә утырткан агачлар зур булып үсеп, күрше каберлекләргә юлны каплыйлар, авып төшеп, чардуганнарны изәләр. Аларны, бәлки, утыртмавың хәерледер?

– Махсус агач утырту кирәкмидер дә, үсеп утырган үләннәр догага җитә. Утыртасы килгән кеше зур булып үсми торган җыйнак агач утыртса, әйбәт. Әгәр дә агач үсеп, зыян китерә икән, аны кисеп алудан куркырга кирәкми. Чәчәкләр утырту да дин буенча килә торган гадәт түгел. Теләге булган кешегә анысы тыелмый, чөнки алар да дога кылып тора. Ә уенчыклар яки кәнфитләр куеп калдыру, ясалма чәчәкләр кую динебездә юк. Шулай ук ташка мәетнең фотосурәтен кую да дөрес гамәл түгел. Моңа бик җитди карарга кирәк, чөнки каберлекләр – динебезнең бер өлеше.

– Фотосурәт куюның гөнаһы мәеткәме, әллә куйдырган кешегәме?

– Дөрес сорау. Галимнәр, вафат булган кеше үлгәнче балаларына шуны аңлатып калдырмаган булса, зыяны мәеткә булырга мөмкин, диләр. Әйтеп-кисәтеп калдырса, мәеткә гөнаһы юк. Шуның өчен бу мәсьәләдә дин әһелләре белән киңәшләшү зарур.

– Кайберәүләр кабер өстенә җимеш бирә торган агач яки куак утыртырга тырыша. Янәсе, җимешен кошлар ашаса, савап ала.

 – Диндә андый нәрсә бар. Мәет исеменнән, савабы аңа булсын дип, җимеш агачын утыртырга телисең икән, аны зираттан башка урында да утырта аласың. Фәкать ниятеңне генә дөрес җиткерү мөһим.

– Кабер ташларына җәмәгатеннән, улы-кызы, сыйныфташларыннан соңгы бүләк дип язып куючылар да бар. Моңа ничек карыйсыз?– Бу да динне аңлап бетермәүдән килә. Элек әби-бабаларыбызның кабер ташларына бары тик гыйбрәтле сүзләр генә язылган. Әйтик, кабер янында басып торучы, бел, кичә мин синең шикелле идем, иртәгә син минем кебек буласың, дигән сүзләр. Бу исән кешегә үлгәннән соң ахирәт тә булачакны искә төшерү. Ташка Аллаһ сүзе дә, аятьләр дә, бисмилла да язылмый. Ә хәдис яки берәр шагыйрьнең мәгънәле шигырь юллары язылырга мөмкин. Мәеткә синнән бүләк таш түгел, аның исеменнән сәдака бирү, рухына кылган дога гына була ала.

– Темадан читкә китеп булса да, сорыйм әле. Кайбер районнарда ләхет тактасы урынына кирпеч кулланалар икән. Кайсы дөресрәк санала?

– Кайбер якларда, чынлап та, кызыл балчыктан, аны яндырмыйча гына, кирпечләр әзерләп куялар. Бу сөннәткә күбрәк муафыйк булып тора. Пәйгамбәребезнең дә ләхетен шундый кирпечләр белән каплаганнар. Гарәп илләрендә шулай эшләнә, чөнки такта тиз чери һәм аны туфрак та баса. Ә кирпеч нык. Әмма безнең халыкта такта кую гадәте яши. Галимнәр аны да рөхсәт итә. Такта куюның бернинди дә гөнаһы юк.

– Зиратта намаз укырга ярыймы?

– Каберләр арасында ярамый. Әгәр дә махсус бер урын бар икән, рөхсәт ителә. Дин тыелган заманда бабаларыбызның зиратта каберләр булмаган урында гает намазларын укулары билгеле.

– Коръән укырга буламы?

– Мәетләргә багышлап Коръән укуны күпчелек галимнәр рөхсәт итә.

– Читтә күмелгән әтиләренең зират туфрагын әниләре кабере өстенә алып кайтып салучылар бар. Диндә бу нәрсә бармы?

– Диндә кабер туфрагын ташу дигән нәрсә юк.

– Зират әдәпләре турында тагын ниләр әйтер идегез?

– Зиратка барганда, кешегә госелле булу тиешле, ә тәһарәтле булса, тагын да яхшырак. Хатын-кызга гаурәтен каплау зарур. Яланбаш, шәрә аякларны күрсәтеп йөрү мәетләрне хөрмәт итмәү була. Гомумән, хатын-кызларның зиратка еш баруы хупланмый, мәетне озата барганда керү исә бөтенләй тыела, чөнки алар нечкә күңелле, психологик яктан аларга авыр булачак. Каберстанда чәчне тузгытып, киемнәреңне йолкып, акырып елау тыела. Күңеле тулып, сабыр гына елау тыелмаган. Кабер өстенә утырырга яки басарга ярамый. Зиратка, каберләрне чистарту, тәртипкә китерү максатыннан гына бару дөрес түгел, сез анда алар рухына дога кылу, ахирәтне искә төшерү нияте белән дә барырга тиеш. 

                                 Кабер өстенә нинди чәчәк утыртырга? Дин әһелләре җавабы.

                                      Чыннан да, кабер өстенә нәрсә утыртырга ярый соң?

Бүген зиратлардагы зур агачларны кисү - гадәти күренеш. Моны зиратлар ташландык булып утырмасын, җыештырганда кыенлык тудырмасын өчен башкаралар. Хәзер кайбер зиратларда хәтта и агачларны утырту тыела да.

 

Дин әһелләре бу соруга ничек җавап бирә соң?
"Кабер өстенә күпьеллык чәчәкләр, куаклар утыртырга ярый. Тере чәчәк утыртсаң, шул чәчәклер шиңгәнче мәрхүмгә савабы бара. Иң мөһиме - бер каберлеккә утырткан чәч әкләр, куаклар, таралып, күрше каберлекләргә комачауламасын".
"Кабер өстенә ел саен чәчәкләр утыртырга ярый. Тик чәчәк утырттым дип кенә әрвахлар рухына дога кылу турында онытмагыз. Доганы үз сүзләрең белән татарча да кылырга була, гарәпчәдә. Кабер әһелләре безнең догаларга мохтаҗ", - дип яза "Дин вә мәгыйшәт".

                          Ислам динендә зиратка бару сөннәт гамәл булып санала.

  Аллаһның илчесе (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Мин сезне каберләрне зыярат кылудан тыйган идем, хәзер каберләрне зиярат кылыгыз. Чөнки алар сезгә дөньяга бирелмичә яшәргә ярдәм итә һәм ахиратне искә төшерәләр”. (Ибн Мәҗәһ) Бу хәдис зиратларга бару — кешегә гөнаһлардан туктап, тормышын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәргә мөмкин икәнлегенә ишарә.

                  Зиратка кергэндэ нинди дога укырга

Зиратка кергәндә, анда яткан мәрхүмнәрне искә алып, дога кылалар. Ул дога түбәндәгечә кылына:

«Әссәләәмү гәләйкүм, әһләд дийәри минәл мүьминиинә үәл мүслимииин. Үә иннәәә ин шәәә Аллаааһу бикүм ләәхикуунә әнтүм ләнәә фәрату үә нәхнү ләкүм тәбәгүн-нәсьәлүл-лааһәл гәәфийәтә ләнәә үә ләкүм»

                 Кабер янында укыла торган догалар

Зиратта Коръән сүрәләре укырга һәм үлгәннәр өчен дога кылырга кирәк. Гадәттә, анда «Әл Мүлк» (Тәбәрәк) сүрәсе укыла, ләкин башка сүрәләрне укып дога кыларга да мөмкин.

Иң яхшысы, кыска сүрәләрдән бер тапкыр «Фатиха» һәм өч тапкыр «Ихлас» сүрәсен укып дога кылу. Коръән аятләре укыганнан соң түбәндәгечә дога кылына:

                 Зиратта әрвахларга дога кылу

«Йа, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган Коръән аятьләрен укыгандагы хата-кимчелекләрне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)нең һәм аның гаиләсенең, атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.

Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.

Шушы зиратта мәрхүм-мәрхүмә булып яткан барча мөселман кардәшләребезнең рух шәрифләренә ирештер. Һәм шушы кабердә яткан (исемен әйтеп фәлән улы (кызы) фәләннең) рухларына ирештереп рухларын шат кыл, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу ит, кылган изгелекләрен арттырып кабуллардан кыл. Урынын җәннәтләрдә насыйп ит.

ШУЛай ук (әти-әни вафат икән, аларга багышларга) җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.

Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-савапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.

Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин”.

 

                    Зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Кабер янында, урыслардан үрнәк алып, исерткеч эчемлекләр куллану, төрле шәмнәр, веноклар, ясалма чәчәкләр кую Ислам динендә рөхсәт ителми.

Кабер өстенә басарга, утырырга ярамый.

Зиратларга барганда тәхәрәтләнеп, госелләнеп бару кирәк. Исерек көенчә бару ярамый.

Зират эчендә чисталыкны сакларга, тәмәке тартмаска, чүпләмәскә, кирәкмәгән әйберләрне теләсә кайда аунатып яткырмаска, ә чүп савытына ташларга кирәк.

 

Зират эчендә олы яки кече йомышны үтәү тыела.

 

КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Хәсбийәллаһу үә нигъмәл үәкилү нигъмәл мәүлә үә нигъмән нәсыйр гуфранәкә раббәнә үә иләйкәл мәсыйр".

Мәгънәсе:

"Минем ышанычым Аллаһым һәм Ул иң күркәм вәкил, иң күркәм падишаһ һәм иң күркәм ярдәмче. Синнән гофраныңны (даими гафу итүеңне) сорыйбыз, Раббыбыз, һәм Синең яныңда - әйләнеп кайту урыныбыз".

 

Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога

Зиратта укыла торган дога. Каберләрне зиярәт итү — тормышыбызның бер өлешедер. Үлемнең кайчан һәм ничек килүен без белмибез. Якын дустыбызны я туганыбызны югалтуыбыз мөмкин. Үлемне һәркайсыбыз да хәзерлек белән көтеп торырга тиешбез. Иртән эшкә китеп, кичен өйгә сау-сәламәт кайтуыбызга ышаныч юк. Әгәр уйлап карасаң, дусларыбызның күбе җир өстендә түгел, җир, туфрак астында икән инде. Алар бездән хәер-фатиха өмет итәләр.

Каберләрне зиярәт иткәндә "Ясин", "Тәбарәк", "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс", "Фатиха" сүрәләре һәм "Бәкара" сүрәсенең беренче аятьләре укыла. Бу догаларны башка кеше түгел, дога кылырга килгән кеше үзе укыса, хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләрне зиярәт иткәндә түбәндәге доганы укыган:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الْقُبُورِ. يَغْفِرُ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ. أَنْتُمْ سَلَفُنَا وَنَحْنُ بِالْأَثَرِ

"Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр".

(Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез.)

Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәттер. Каберләрне зиярәт итүдән максат — гыйбрәт алудыр. Кайсыбер якларда яңа өйләнешүче яшьләрнең зиратка баруы гадәткә кергән. Бу, үлемне хәтерләп, һәм яңа кушылган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булсын өчен эшләнә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.

Гайшә анабыз бер риваятендә шуны сөйләгән: Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер төнне аның янына килеп яткан. Бераздан соң тавышсыз гына торып киткән. Гайшә анабыз (р.г.), ул кая китте икән дип борчылып, артыннан киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып, дога кылган. Гайшә анабыз (р.г.) тиз генә аннан алда кайтып киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), өйгә кайткач, Гайшә анабызның куркып еш-еш сулаганын күреп: Ни булды, — дип сораган. Гайшә анабызның үз артыннан барганын белгәч, Җәбраилнең (г.с.), аңа килеп, Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиренә китерүен һәм, зиратка барып, дога кылырга әмер итүен белдергәнен сөйләгән. Гайшә анабыз:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Алар өчен мин ничек дога кылыйм? — дип сорагач. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа шул доганы өйрәткән:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِمِينَ وَيَرْحَمُ

اللهُ الْمُسْتَقْدِمِينَ مِنَّا وَالْمُسْتَأْخِرِينَ وَإِنَّآ إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ

"Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-мүэминиинә вәл-мүслимиинә вә йәрхәмүллааһүл-мүстәкъдимиинә миннәә вәл-мүстәэхыйриинәә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун".

(Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Иншә Аллаһ, без дә сезгә кушылырбыз.)

Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган башка бер дога:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ . وَإِنَّآ

إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ أَسْئَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ

"Әссәләәмү галәйкүм әһләд-дийәәри минәл-мүэминиинә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун. Әс-әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийә".

(Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта сезгә кушылырбыз. Аллаһыдан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез.)

Кайчан мөселманнар кабере белән кәферләр кабере катыш булса болай әйтелә:

وَالسَّلَامُ عَلَى مَنِ اتَّبَعَ الْهُدَى

"Вәс-сәләәмү галәә мәниттәбәгаль-һүдәә".

Кабердә яткан үлеләребезгә доганы бары тик зияратка барып кына укырга димәгән. Кайда укылса да, Коръән һәм догаларыбыз аларга барып ирешер. Каберләрне зиярәт итү алардан бигрәк үзебез өчен файдалы, чөнки ул безгә үлемне хәтерләтә.

Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ، وَأَعُوذُ بِكَ

مِنَ الْجُبْنِ وَالْهَرَمِ وَالْبُخْل، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ

"Әллааһүммә! Иннии әгуузү бикә минәл-гаҗзи вәл-кәсәл вә әгуузү бикә минәл-җүбни вәл-һәрами вәл-бухл! Вә әгуузү бикә мин газәәбил-кабр!"

(Йә Аллаһым! Мине юклыктан һәм ялкаулыктан Үзең сакла! Вакчыллык, картлык, саранлык һәм кабер газабыннан Сиңа сыенам!)

Кабер газабы ике төрле була:

1. Туктаусыз булачагы бар. Аллаһы Тәгалә әйткән:

النَّارُ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا غُدُوًّا وَعَشِيًّا وَيَوْمَ تَقُومُ

 السَّاعَةُ أَدْخِلُوا آلَ فِرْعَوْنَ أَشَدَّ الْعَذَابِ  

"Аларга иртә дә, кич тә ут газабы күрсәтелер, әмма кыямәт көне булгач, "Фиргавен кавемен газапның иң катысына кертегез! " диелер". ("Мөэмин" сүрәсе, аять 46.)

Бәрра бине Газиб хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

ثُمَّ يُفْتَحُ لَهُ بَابٌ إِلَى النَّارِ فَيَنْظُرُ إِلَى مَقْعَدِهِ فِيهَا حَتَّى تَقُومَ السَّاعَةُ

"… аннан соң аңа җәһәннәмгә ишек ачылыр һәм, кыямәт килгәнче, булачак урынын ул ишектән күреп торачак… "

 

2. Күпмедер булып, аннан соң бетәчәге бар. Бәләкәй җинаять иясе, гөнаһына карата билгеле бер вакыт газапланыр, аннан соң хәле җиңеләйтелер.

 

 

3, 7, 40 ЫНА, ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН АШ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҮТКӘРҮ

Коръәни-Кәримдә һәм Пәйгамбәребез сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрү ярамаганлыгы турында катгый дәлилләр юк. Хәдисләрдә дә, Аллаһы китабында да: «Я, мөэминнәр, сакланыгыз!» яисә «Бу гамәлдән ерак торыгыз!» дигән юлларны таба алмабыз. Шуңа күрә бу гамәлне хәрамгә чыгарырга хакыбыз юк. Бу мәҗлесләрне үткәрүнең уңай яклары бар. Шуларны карап узыйк: Зесе, 7се, 40ына, елына җыелганда күптән очрашмаган, ераклардан кайткан туганнар күрешә, якынын югалткан кешенең кайгысын уртаклашалар, бу мәҗлестә вәгазь сөйләнә. Күпме гомер дин турында бер кәлимә сүз ишетмәгән кешегә Аллаһ, иман, ахирәт турында мәгълүмат алуы да нинди файдалы гамәл булып тора. Коръән укыла, дога кылына, сәдака өләшенә, килгән кешеләрне, кунакларны тук­ландырып, йорт хуҗасы күпме савап җыя.

Әлеге мәҗлесләр түбәндәге тәртиптә үткәрелә. Имам иң элек мәҗлескә килгән барлык кешеләрне дә сәламли, аннары утырып дога кыла: «Әллаһүммә әнзилнии мөнзәлән мөбарәкән уа әнтә хайрул мөнзилиин». Мәгънәсе: «Йә Аллаһы, безне бәрәкәтле җиргә төшерсәң иде, Син урнаштыручыларның иң хәерлесе».(«Мөэминнәр», 23:29) Аннан соң имам вәгазь сөйли, анда сүз, гадәттә, дөньяда кешенең вакытлыча гына булуы, гомернең бик тиз узуы хакында бара. Шулай ук, мәҗлестә катнашучыларга Исламның төп төшенчәләрен җиткерергә мөмкин. Вәгазь тәмамлангач, имам, мәҗлес кунаклары белән бергәләп, эченнән генә йөз тапкыр тәһлил әйтә. Аннары Коръән-Кәримнән сүрәләр укый. Гадәттә «Йәсин» яисә «Әл-Мүлк» сүрәсе укыла, ә кайчакта имам алар урынына берничә кыска сүрә, мәсәлән – «Фатихә», өч тапкыр «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укый. Алардан соң дога кылына, анда мәҗлес хуҗасының вафат булган туганнарының исемнәре санап чыгарыла һәм мәҗлес багышланган кешенең исеме (яисә мәҗлес үткәрүчеләр искә алырга теләгән кешеләрнең исемнәре) атала. Аннары мәҗлестә катнашучылар садака бирә.

Иң әүвәл йорт хуҗасы садака өләшә, һәм имам аңа дога кыла. Башкалар акча өләшергә теләсә, ул уртага (тастымалга, мәсәлән) салына һәм, имам дога кылганнан соң, мәчеткә яисә берәр мохтаҗ кешегә тапшырыла.

Ашаганнан соң имам, мәҗлестә катнашучылар белән бергәләп, тиешле доганы укый. "Мәет озату йолалары" китабын "Хозур" нәшрияты әзерләп чыгарды.Әлеге 96 битле белешмәлектә кеше вафат булгач, шәригать канунары буенча нәрсә эшләргә кирәклеге аңлаешлы телдә бәйнә-бәйнә аңлатылган. Мәет саклаучының бурычлары, юу, кәфенләү, җирләү, җеназа уздыру һәм башка дини кануннар турында язылган. Белешмәлектә каберне зиярәт кылганда укыла торган догалар да урын алган.

 

Чыганак: http://shahrikazan.com/

КӨРЬӘН АШЫ ТӘРТИПТӘРЕ.  (ИМАМ  КӘҢӘШТӘРЕ.)

 

 Хәҙерге ваҡытта миңә Ҡөрьән ашы тураһында бик күп һорау бирәләр ошоға яуап итеп түбәндәгеләрҙе тәҡдим итәм. Иң беренсе динде ихтирам итеү. Кеше саҡыраһығыҙ икән, үҙегеҙ өлгө булырға тейеш. Бында иң әүәл, дөрөҫ кейенеү, икенсе хәләл ризыҡтар, өсөнсө- мәжлестә кәрәкһеҙ темаға һөйләшеү булырға тейеш түгел . Мин, имам булараҡ, аят аштарына көн дә йөрөргә тура килә. Иң беренсе һүҙҙе ҡыҙғанысҡа ҡаршы, дөрөҫ кейенеүҙән башлайым. Әлбиттә, вәғәземде , дөрөҫ аңларлыҡ итеп, үпкәләшеүҙәр булмаҫлыҡ итеп һөйләйем.. Тағы ла бер сетерекле мәсьәлә: һине кеше ихтирам итеп, шундай оло ашҡа, Ҡөрьән ашына, саҡыра икән, ниңә әле унда түш, ҡулдар күренеп торған, ҡыҫҡа итәкле кейем кейеп барырға!? Доғалар ҡасан тиҙерәк ҡабул була? Әлбиттә, фәрештәләр беҙҙең менән бергә доға ҡылғанда. Ә инде дөрөҫ кейенмәгән ҡатын-ҡыҙ булған ергә фәрештәләр кермәй, ояла. Өйгә аят уҡытҡанда аҙан әйтелергә тейеш! Аҙан яңғыраған ерҙән яман көстөр ҡаса. Динде ихтирам иткән, шулай уҡ өйрәнер өсөн олораҡ кешеләрҙе, ҡыуанысыңды уртаҡлашыр өсөн туғандарыңды саҡырыу дөрөҫ була. Ҡөрьән уҡылған өйҙә шулай уҡ фотолар тормаҫҡа тейеш. Аш-һыуҙы саманан тыш күп әҙерләү ҙә исрафҡа керә. Тимәк, гонаһ!!! Хәйер өләшеү тураһында: хәйерҙе тик саҡырған кеше генә таратыу хуплана. Хәйерҙе бар кеше лә таратыу модаға кереп китте, был беренсенән монафиҡлыҡ, икенсенән ваҡытты күп ала, өсөнөснән, расходланып әҙерләнгән хужабикәгә ҡушылып, сауаптарын бүлешеү булмаймы ни? Уйлап ҡарағыҙ. Күстәнәс алыу мотлаҡ түгел. Муллаға айырым күберәк биреү ҙә нисектер ситен. Мәсет исеменә бирелә ул. Ә аҡ таҫтамал өҫтәлгә Ҡөрьән китабын һалыу өсөн ҡуйыла. Ирҙәргә түбәтәй кейеү һәйбәт. Тик ул булмаһа урамда кейеп йөрөгән малахай, шапкала, фуражкала ултырыу кәрәк эш түгел. Шуға күрә лә өйөгөҙҙә артыҡ (бол-запас) түбәтәй тотоу ҡамасау итмәҫ. Тоҙ ялатыу- ысынтылап та бар. Мөхәммәт СҒС аш алдынан һәм ашап бөткәс тоҙ яларға кәрәк тип әйтеп ҡалдырған. Тәһрәтләндереүгә килгәндә : хәҙер уңайлыҡтар бар бит. Тас тотоп, ҡомған менән йыуындырыу мотлаҡ түгел. Һәр кем йыуыныу бүлмәһендә йыуынып керә ала. Ә инде хәйер өләшһәләр (аҡсалата), шунда йыуынырға кәрәк тип уйлайым. Аҡсала күп бысыраҡ. Беҙҙең яҡта өҫтәлдең ике яғына бер башы еүешләтелгән таҫтамал биреп, ҡулдарын һөрттөрәләр. Ҡөрьән табынына ҡош ите ҡуйыу дөрөҫ түгел тигән фекерҙәр ишетелде. Ә мин ҡош ите тураһында ундай фекерҙе ишеткәнем юҡ әлегәсә. Суфыйҙар ашамай, уныһын үҙ күҙҙәрем менән күргәнем булды. Доға ҡылыу оҙаҡ булмаһын. Ҡайһы бер хәҙрәттәр, бигерәк тә абыстайҙар ҡул күтәрттереп оҙаҡ итеп доға ҡылдыра. Был да артыҡ тырышыу тип әйке килә. Диндә ауырлыҡтар булдырмайыҡ. Әҙерәк туй тураһында ла әйтеп китке килә. ,,Әсе,, тип аҡырышып ултырыу -бер оят, өҫтәлгә шул әсе нәмәне ултыртып туй үткәреү - мең гонаһ. Яңы ғына яралған йәш ғаилә- сабый һымаҡ. Ҡурсыуға, һаҡлауға, кәрәк саҡта ата- әсәһенең ситтән күҙәтеүенә лә, әпәүләп ебәреүгә лә мохтаж. Ике йәш баланың башланып ҡына торған уртаҡ байрамдарын харам менән атҡармағыҙ. Уларҙың юлында былай ҙа һынауҙар кәртә булырға әҙер генә тора бит. (Азат Хәлилов)